Воспоминания, связанные с историей села Мукменево (Тамьян)

Саид Гимадеев. (прислано 10 января 2011г.)

Тамьян авылы тарихына караган истәлекләр.

Сәет Гимадеев.

1968 нче елның башында,Яңа ел бәйрәмнәре узганнан соң,мин шофер Мугинов Гали абый белән,колхоз эшләре буенча Оренбургка Бугуруслан,Бузулук аша киттек.Көннәр суык торса да ,бураннар юк иде.Эшләр беткәч турырак юлдан кайтырга уйладык һәм Шарлык аша киттек.Юлда себертә башлады,каты буран чыкты. Көч- хәл белән кичке сәгатъ уннарда Котлымәт авылына килеп җиттек,уңда да,сулда да машиналар кереп баткан.Бер йортның ишеген шакыдык,бер бабай белән әби җылы гына каршы алдылар.Бераздан ашарга чакырдылар,Гали абый үзе белән алып кергән “ярты” ны чыгарды.Моны күреп бабай: “Ул нәрсәгезне тышка ук чыгарып куегыз,иртән үзегез белән алып китәрсез,кайнар ризык ашагыз,аннан бал белән чәй эчәрбез”-диде.Йорт хуҗасын тыңламыйча булмады,билгеле. Берникадәр вакыт узгач,бабай безнең кай яклардан икәнебезне сораштырды.Без Мукменево авылыннан,дию аңа тәэсир итмәде. “Әллә Әсәкәй якларыннан микән,шул як татарлары кебек сөйләшәсез,диде.Без аңа шул яктан булуыбызны аңлаттык,авылыбызны халык телендә Тамьян,дип,йөртелүен әйттек.Бабай шунда ук җанланып китте,ник соң аны башта ук әйтмәдегез,диде.Шуннан инде бабай туктамый сөйләде дә сөйләде,яшьчакларын искә төшерде.Әби аны туктатырга омтылса да,ул туктамады,әллә нинди без белмәгән Тамьян картларын искә төшерде.Безгә бу бик кызык иде, бабай сөйләвеннән туктаса,без аңа сорауларыбызны бирә тордык.Бабайга 80-85 яшьләр иде булса кирәк.Ул болайрак сөйләде: Мин малай чагында ел саен әти белән,аның агалары белән Тамьян базарына бара торган идек. Ул тип-тигез урында урнашкан,халык төрле яклардан килә,олау-олау агылалар иде.Баерак кешеләр кыңгыраулы атлар белән тарантасларда,башкалары тирән озын арбаларда, шыгрым тулы товарлар белән килә иделәр.Базар тирәсендә йортлар бар,әтинең танышлары якында гына тора һәм без аларда туктала идек.Базарның чиге канау белән уратып алынган,тирә ягында агачлар үсә,ә яфраклары бик тузанлы булып истә калган.Без анда барганда да,кайтканда да юлда куна идек,базарга мал-туар,төрле икмәк,он алып бара идек,аннан шәп атлар,керосин,лампалар һәм башка тормыш кирәк яракларын алып кайта идек. Базар янында гына кузница бар иде,хәтердә калган,шунда кереп арбаларны,тәгәрмәчләрне төзәттерә идек.Безгә ияреп урыс авылларыннан да ике-өч олау баралар иде,шулай иткәндә урыс авыллары аша үткәндә безгә,ә татарлар арасында аларга тиюче юк иде. Һәр җәйне ике-өч мәртәбә бара идек Тамьян базарына,чөнки әти һәм аның туганнары атлар белән сату итә иделәр, атның бәясе базарда чагыштырмача очсыз,ә бездә Оренбур юл өсте булганга,күрәсең, атлар кыйммәт йөри иде.Базарга баруны мин бик көтеп ала идем,анда тәмле,баллы ризыклар алып бирәләр иде,матур итеп киенгән бала-чагалар күрә идем,кайсыберләре белән танышып,дуслашып та алган идем,базарда кубызда,гармунда уйнаучылар бар иде.Иң кызыгы безгә ярминкә вакыты иде,ул чак кәмит күрсәтәләр иде. Тамьян авылы миңа шәһәр кебек тоела ,ә шәһәрне үземнем күргәнем юк иде.Базарга Бугурусланнан да килә иделәр,ә аны шәһәр,дип,йөртәләр иде. Ярминкә вакытында дөя белән казаклар да еш булдылар.Менә шул малай чакларым үткәч ул якларга барырга туры килмәде. Тамьян кешеләре дә Оренбург якларына барганда,кайтканда безгә керәләр иде. Алар каядыр туганнарына башкорт якларына да йөриләр иде,Котлемәттән ерак түгел иде бугай. Башкорт якларыннан да аларга еш бара иделәр, сөйләшүләре бер иде.Безнең Котлемәт белән чагыштырганда аерма сизелерлек бар билгеле,ләкин алар:”Без Тамьян татарлары”-дип горурланып әйтә иделәр. (Искәрмә: күрәсең,ул вакытларда да Мөһмин авылын халык телендә Тамьян,дип,йөрткәннәрдер)

Перевод

В начале 1968 года, уже после Новогодних праздников, мы с шофером Мугиновым Гали абый отправились по колхозным делам в Оренбург, поехали через Бугуруслан, Бузулук. Дни были довольно холодные, но стояла ясная погода, снежных буранов не было. Закончив все дела в Оренбурге, решили возвращаться более коротким путем, через Шарлык. Уже в пути, через некоторое время началась поземка, а затем пошел сильный снег, начался буран. С грехом попалам, к часам десяти вечера добрались до села Котлымет (село Старокутлумбетово, находится между Матвеевкой и Пономаревкой). Слева и справа вдоль улицы стояло много застрявших в снегу машин. Постучались в дверь одного из домов. Хозяева дома, дедушка и бабушка, приветливо пригласили нас в дом. Через некоторое время позвали нас поужинать. Гали абы выставил, принесенную им поллитровку "беленькой". Увидев ее, дед говорит: "Эту штуку уберите, вынесите в сени, утром с собой заберете. Сейчас поеште горячее, а потом чай с медом попьем." Перечить хозяину не стали.

Спустя некоторое время дед стал нас расспрашивать с каких мы краев, откуда. Наш ответ, что мы из Мукменева, похоже, ему ничего не пояснил, название такого села он не знал. "А не из Асекеевского ли вы райна? Ваш говор такой же, как говорят татары из тех мест." Мы подтвердили ему, что, действительно, оттуда, а село наше в народе называют Тамьян. Не успели мы это сказать, как старик тут же оживился: "Что же вы мне сразу не сказали!?" И тут же он начал без остановки говорить и говорить, стал вспоминать свои детские годы. Бабушка пыталась его остановить, но он не переставал. Стал вспоминать стариков из Тамьяна, которых мы даже не знали. Нам это было очень интересно, стоило ему остановиться, мы ему задавали различные вопросы. Дедушке, на наш взгляд, было лет 80-85. Вот что он рассказал:

Когда я был еще ребенком, мы с отцом и его братьями каждый год ездили на ярмарку (базар) в Тамьян. Ярмарка распологалась на ровном месте. По периметру базар был окружен рвом (канавой), а поблизости росли деревья и, помню, листья этих деревьев были покрыты пылью. Недалеко от ярмрарки находилась кузница. Помню, что мы заезжали туда и ремонтировали телеги (арбу), колеса телег.

Люди из разных краев, подвода за подводой стекались сюда. Те, кто побогаче, приезжали на тарантасах, запряженных рысаками. Остальные приезжали на больших телегах (арбах), наполненных различным товаром. Рядом с территорией ярмарки находилось несколько жилых домов, знакомые отца жили как раз поблизости и мы всегда останавливались у них.

Когда мы ездили на эту ярмарку и, когда возвращались обратно, нам приходилось ночевали в дороге. Везли мы на базар различный скот, зерно, муку. А оттуда привозили хороших коней, керосин, керосиновые лампы и другие нужные в хозяйстве товары. В поездку на эту ярмарку вместе с нами увязывались и 2-3 подводы русских. И, таким образом, когда мы проезжали русские деревни, местные жители нас не трогали, и наобарот, проезжая татарские деревни, русские так же были в безопасности. Каждое лето мы 2-3 раза ездили на ярмарку в Тамьян, так как мой отец и его родные занимались куплей-продажей лошадей. На ярмарке жеребят можно было купить сравнительно дешево, а у нас, ближе к Оренбургу, кони стоили значительно дороже.

Поездку на ярмарку я всегда ждал с нетерьпеньем, там мне покупали сладости, вкусную еду. Там я встречал своих сверстников, красиво и нарядно одетых, с некоторыми из которых я знакомился и заводил дружбу. На ярмарке были люди, которые играли на кобызе, гармони. Самыми счастливым и радостным днями для меня были дни, проведенные на этой ярмарке. В это время там устраивались и театральные представления. Это был праздник.

Тамьян казался мне замечательным и большим городом, хотя в настоящем городе я тогда никогда не бывал. На эту ярмарку приезжали и из Бугуруслана, а Бугуруслан тогда считался городом. На ярмарку частенько приезжали и казахи на своих верблюдах.

Когда жители Тамьяна ездили по своим делам в Оренбург и его окресности, и при возвращении оттуда, они тоже заезжали к нам. Они (тамьянцы) также ездили к каким-то своим родственникам в Башкирские края. Видимо наш Котлымет находился не очень далеко от их родственников. И из Башкирских краев к ним тоже часто приезжали. Говор у тех и других (из Башкирского края и тамьянцев) был одинаков. Хотя от нашего говора (котлыметцев) немного оличался. "Мы - тамьянские татары" - с гордостью говорили они.

(примечание: похоже, и в те времена село Мукменево в народе называли Тамьян.)

На главную
НазадНа верх
 
 



Проект Проект Рената Сафи
Дизайн